Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы акциясе кысаларында "Хыял" яшьләр үзәге Салавыч лицее укучылары һәм активистлар белән берлектә Иске Салавыч авылы янында урнашкан табигать почмагын чүп-чардан арындырып, агачлар арасын чистартты.
Әлеге тәрбияви эш нәтиҗәсендә укучылар табигатькә ял итәргә чыккач чүпләрне ташлап калдырырга ярамаганлыгын аңлады. Чөнки пластик озак еллар дәвамында да чермичә, тирә-юньне ямьсезләп кенә тора.
Нет комментариев