Ике кыз балага да дәвалау билгеләнгән. Икесе дә табиблар күзәтүе астында.
Татарстанда ике укучы кыз самогон эчеп агуланган. Бер баланың хәле уртача авыр дип бәяләнә. Икенчесе - комада. Икесен дә реанимобильдә Казанга озатканнар.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге хәл Бөгелмәдә булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үткәнчә, ике кыз балага да дәвалау билгеләнгән. Икесе дә табиблар күзәтүе астында.
Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
Нет комментариев