Шубан плотинасы гүзәллеген салам рулоны тулыландыра (+фото)
Төрлесе

Шубан плотинасы гүзәллеген салам рулоны тулыландыра (+фото)

Районыбызда ял итү өчен бик матур җирләр бар. Гомумән, Балтачыбызның табигате бик матур һәм үзенчәлекле безнең. Менә шундый матур урыннарыбызның берсе - ул Шубан плотинасы яны.

Биредәге табигать берсеннән-берсе матур агачлар, изрәп киткән суы, аның өстендә кояш нурларын тотып уйнаучы балыклары белән үк үзенә әсир итә. Плотинага райондашларыбыз су коенырга гына түгел, ә ял итәргә, балык тотарга да йөриләр. Биредәге суда ондатра, төрледән-төрле балык һәм әкәм-төкәмнәрдән тыш йөзеп йөргән салам рулонын да күрергә мөмкин. Әлеге хәл бер яктан гаҗәпләндерсә, икенче яктан ул шушы сихри матурлыкның бер өлеше буларак та кабул ителә.


Нет комментариев