Киләсе көннәрдә республикада аномаль җылы һава торышы сизелерлек бозылачак, салкын циклон тәэсирендә температура төшәчәк дип хәбәр итә синоптиклар.
Бүген вакытлыча көчәйгән вакытында секундына 16-21 м, иртәгә 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран фаразлана.
Иртәгә аязучан болытлы һава торышы, төнлә температура минус 4-9, аязган вакытта -12гә кадәр, ә көндезен минус 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы дип фаразлыйлар синоптиклар. Юлларда бозлавык сак булыгыз дип кисәтә гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе. Юлларда сак, үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк хөрмәтле райондашлар.
Чыганак: http://www.tatar-inform.ru/news/2014/03/29/400438/
Нет комментариев