СМУ микрорайонында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызларны кемнәр бәйрәм белән котлаган?
Төрлесе

СМУ микрорайонында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызларны кемнәр бәйрәм белән котлаган?

Бүләк өләшү – шатлыклы мизгел. Бүләкне кабул итеп алучыларның күзләрендә очкыннар күрү тагын да күңеллерәк

«Игелeкле Балтач» игелек үзәге волонтерлары, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре белән берлектә, СМУ микрорайонында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Алар гүзәл затларга игелек үзәгендә ясалган энә савытларын тапшырды.

«Бүләк өләшү – шатлыклы мизгел. Бүләкне кабул итеп алучыларның күзләрендә очкыннар күрү тагын да күңеллерәк. Волонтерлар өчен моннан да зуррак уңыш юк», - ди, «Игелeкле Балтач» игелек үзәге волонтерлары.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев