Соснаның Яшьләр урамында яшәүчеләр хәбәр итә: “Тагын сусыз тилмерәбез бит. Узган ел сезнең ярдәм белән икенче башняны җибәргәннәр иде, быел да бу проблеманы чишүдә сезнең ярдәм кирәк безгә.
Урамыбызда бит яшь гаиләләр урнашкан, йорт саен балалар бар. Шушындый чыдый алмаслык эсселектә сусыз утыруның нинди авыр булуын нигә җитәкчелек аңларга теләми икән? Узган ел бит икенче башняны да кушкач, суга рәхәтләндек, быел да кеше сорамыйча гына эшләп булмый микән аны?”.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев