Сыерчыклар килмәдеме әле, кара каргаларны күрдегезме?
Төрлесе

Сыерчыклар килмәдеме әле, кара каргаларны күрдегезме?

Яз килә, яз! Табигатьтә яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә. Урамда яз исе: һавасы да, табигате дә, сирәк чыкса да кояшы да Яз турында сөйли. Көннәр озая, яктыра, карлар күзгә күренеп кими, юкара, гөрләвекләр ага...

Инде уңган хуҗалар өй, каралты-кура тирәләрен кардан чистартты, бар тарафка канаулар казыды... Кемнәрдер инде яз хәбәрчеләре кара каргаларны күрде инде, әле кемнәрдер өлгермәде. Әмма алар килде инде. Ә сыерчыкларны күргән кешеләр юкмы әле? Әйдәгез, туган ягыбызны сагынып кайткан кара каргалар һәм сыерчыкларны күрүчеләр, фотога төшереп, безгә юллагыз әле. Фотоларны комментарийга өстәргә була.

Фото: баш мөхәррир

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


яз килә

Нет комментариев