Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Сыйфатлы орлык — мул уңыш нигезе

Бары сыйфатлы орлык кына тигез тишелеп чыгып, үсемлекләрнең яхшы үсешен тәэмин итә һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында санлы технологияләр киң кулланыла. Орлык әйләнешен күзәтү һәм контрольдә тоту максатыннан Россиядә ФГИС «Орлык» федераль дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Әлеге система орлыкларның җитештерелүеннән алып аларны куллануга кадәр булган барлык этапларны бердәм электрон базада теркәү өчен булдырылган. Төп максаты — чәчү материалларының сыйфатын һәм аларның закон нигезендә әйләнешен тәэмин итү. Система ярдәмендә орлыкның кайда җитештерелгәнен, нинди сортка караганын, аның сыйфатын раслаучы документларны һәм кайсы хуҗалыкта кулланылуын күзәтергә мөмкин. Әлеге программада һәрбер авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче хуҗалыклар, шул исәптән фермерлар да теркәлергә тиеш.

Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, фермерларның җирләрендә тикшерү узмаган, сыйфатсыз орлык чәчү чүп үләннәренең күп мәйданнарга таралуына китерә. Мисалга, Балтач районында 68 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар. Шуның 5000 гектары, ягъни 7 проценты фермерларга һәм ЛПХ җирләренә туры килә. Аларның җирләрендә начар сыйфатлы түбән репродукцияле орлык куллану шул бер кашык дегет булып тора да инде. Түбән репродукцияле һәм орлык материалының тикшертмичә чәчелү очраклары фермерлар арасында еш очрый. Мондый хәлнең кабатлануы түбән уңыш алуга һәм басуларны чүп үләне басуга китерә. Күпьеллык үләннәр мәйданнарыннан уңышны алу 5 елдан арта икән, ул инде картайган булып санала. Аны яңадан сукалап чәчәргә яки башка төрле культураларга күчәргә кирәк. 2025 елда бу мәсьәләдә күп фермерларга кисәтү ясалды. Кайбер районнарда тиешле таләпләрне үтәмәүчеләрне җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы аша судка бирү очраклары да бар, моңа барып җитмәскә иде.

Бары сыйфатлы орлык кына тигез тишелеп чыгып, үсемлекләрнең яхшы үсешен тәэмин итә һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.

Мөдәррис Фәттахов,
Россельхознадзорның Татарстан идарәсе фитосанитария hәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев