Беренче 3-4 елда сырганак тамыр системасын ныгыта. Аннан кинәт үсә башлый һәм уңыш бирергә әзерләнә.
Бу вакытта ул аерым тәрбиягә мохтаҗ. Уңыш бирсен өчен, сырганакка пар кирәк. Ул шул сорттагы яки бер үк вакытта чәчәк ата торган булырга тиеш. Ана җенесле сырганакның бөреләре ваграк, берәмләп аерылып тора, ә атасыныкы эре, берничә бөре бер-берсенә ябышып үсә. Бу аерма 2-3 еллык үсентедә яхшы сизелә. Шуңа сырганакның берьеллык үсентесен алмаска кирәк.
https://vk.com/irekmaydani?z=photo-59550939_457241441%2Falbum-59550939_00%2Frev
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев