Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигатьнең искиткеч бер мәле...

Табигатьнең искиткеч бер мәле: Көз тантана итә тирә-юньдә.

Табигатьнең искиткеч бер мәле:

Көз тантана итә тирә-юньдә.

Әй, туган як, мондый сихри көзләр

Буладыр ул бары синдә генә!

 

Тулып пешкән балан тәлгәшләре

Күз кысалар койма ярыгыннан,

Бакчаларда өлгергән алма исе -

Тәмлерәктер хәтта хушбуеңнан.

 

Басу-кырлар ята иркенәеп,

Мул уңышлар өчен сөенгәндәй;

Мәгърүр басып торган агачлары

Гел алтыннан гына киенгәндәй.

 

Җәйләр белән саубуллашкан кебек,

Пәрәвезләр оча уйнаклап.

Алтын бөртегедәй ашлык кайта,

Кояш озата аны кочаклап!

 

Һәр тарафтан муллык исе аңкый,

Күңелләрдә канәгатьлек хисе.

Табигатьнең мондый матурлыгын

Күрә генә бел син,зинһар, Кеше.

 

Көзге көн булса да, шундый рәхәт:

Һәр фасылның үзенә бер яме.

Булганына шөкерана кылып,

Исән-имин генә яшик әле!

 

Ленина Шәфигуллина 

Яңгул авылы

Эльвина Иванова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев