Талпан кадалуның беренче җиде очрагы теркәлгән
Сак булыгыз: талпаннар сезоны башланды!
Быел талпаннар күп булачак, дип алдан ук кисәткәннәр иде инде. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, белгечләр паразитларга яхшы кышларга ярдәм иткән карлы кыш аркасында талпаннарның югары активлыгын кире какмый. Бу хакта «Шәһри Казан» яза
Паразитлар урман массивларына, дача кишәрлекләренә барганда һәм этләр белән урамда йөргәндә кадалган булып чыкты. Талпан тешләү очраклары исә Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Нурлат районнарында, шулай ук Казанда теркәлгән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, куркыныч инфекцияләр булу-булмавына талпаннарны тикшерү гадәттәгечә апрель уртасыннан башлана, хәзерге вакытта кешеләрдән алынган талпаннарга анализлар әле үткәрелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев