Татар эстрадасы җырчысының улы вафат
Төрлесе

Татар эстрадасы җырчысының улы вафат

Син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачаксың!

Чаллы җырчысы Сәрия Нәбиуллина гаиләсенә зур хәсрәт килгән — аның олы улы Илнур вафат. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Илнурга 39 яшь булган, балачактан авырган. Нәбиуллиннар гаиләсе аны соңгы көненә кадәр кадерләп тәрбияләгән. «Бүген төнлә улым күккә китте. Авыру малаебыз. Китте. Бүген тыныч йоклады әле, дип сәерсенгән идем, иртән бүлмәсенә керсәм, үлгән. Авыру булса да ул минем юанычым иде», —дип сөйләгән Сәрия Нәбиуллина, өзгәләнеп.

«Илнур, туганым, тыныч йокла. Син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачаксың», — дип язган мессенджерында Сәрия Нәбиуллинаның кече улы, тавыш операторы Илсур Нәбиуллин да.

sin

Мәрхүмне Зәй районы Кәрәкәс авылында җирләячәкләр.

Чыганак


Нет комментариев