Татарстан аучыларына яңа сезонның тыюлары һәм кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Бер эт белән ауга чыкканда өчтән дә артык аучы булмаска тиеш
Татарстанда этләр кулланып, урман, дала һәм кыр киекләренә ау сезоны ачылды. Ул 2027 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Суер, көртлек, урман шөлдие (вальдшнеп), соры көртлек, бүдәнә кебек киек кошлар, шулай ук күгәрченнәрнең кайбер төрләрен һәм урман күгәрченен аулау рөхсәт ителә.
Шул ук вакытта биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетында Россиянең Кызыл китабына кертелгән гади урман күгәрченен һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән клинтухны аулау тыелганлыгын искәрттеләр.
Шулай ук ауда катнашучылар санына да чикләүләр билгеләнгән: бер эт белән ауга чыкканда өчтән дә артык аучы булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев