Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Төрлесе

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Төнлә Татарстан буенча яңгыр көтелә.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә Татарстан буенча яңгыр көтелә. Көндез шулай ук кайбер районнарда яңгыр явуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы +12-17 градус, көндез +25-30 градус булачак.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев