Төрлесе

Татарстан хезмәткәрләрен хезмәт базарын фаразлауда катнашырга чакыралар

Сораштыру «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында башкарыла

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрдән ел саен уздырыла торган Бөтенроссия сораштыруын башлады.

Чара, тармак һәм һөнәри-квалификация аспектларын исәпкә алып, регионның якын киләчәктә кадрлар ихтыяҗын фаразлауны формалаштыру максатында уздырыла.

Сораштыру «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында башкарыла (trudvsem.ru) һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Ведомство әлеге сораштыруның республиканың нәтиҗәле кадрлар сәясәтен чагылдыру өчен стратегик әһәмиятен ассызыклый.

НТР24


Бөтенроссия сораштыруы «Россиядә эш»

Нет комментариев