Татарстанда 6 мең чакрым йөреш узган 41 яшьлек автомобиль саталар
Татарстанда ЗАЗ 968 «Запорожец» машинасын сатуга куйдылар
Сайтларның берсендә бастырылган белдерү буенча автомобиль 1984 елда чыгарылган. Шул ук вакытта машина 41 ел эксплуатацияләү дәверендә гомуми файдаланудагы юллар буйлап нибары 6 мең чакрым юл үткән.
Сатучының сүзләренә караганда, Совет чорында чыгарылган автомобиль күп вакыт гаражда торган һәм безнең көннәргә кадәр тулысынча заводтан ничек чыккан шул килеш сакланган. Сары төстәге седан капоты астында 1.2 литрлы һәм 40 ат көчендәге двигатель урнаштырылган. Машина салоны да сары-кара төсләрдә эшләнгән.
Әйтик, раритет нөсхәдә күн алмаштыргычтан тышланган утыргычлар урнаштырылган, приборлар панеле – сары кыстыргычлы кара төстәге пластиктан һәм көрән төстәге тукыма түшәм урнаштырылган.
Әлеге транспортның бәясе 250 мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев