Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре ике сумга артты

Татарстанда бензинның уртача бәясе 1 сум 57 тиенгә арткан – литры 71,34 сумнан 72,91 сумга менгән

Татарстанда 13 июльдән 20 июльгә кадәр бер атна эчендә АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләрк ике сумга диярлек арткан. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.

 

АИ – 92 күрсәтелгән вакыт аралыгында 1 сум 88 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 68,11 сумнан 69,99 сумга җиткән. АИ-95 бензины 1 сум 28 тиенгә артып,  73,85 сумнан 75,13 сумга кадәр җиткән.

Премиаль маркалы бензин исә (АИ-98 һәм югарырак) бары тик биш тиенгә генә арткан – литры элек 98,40 сум булса, хәзер 98,45 сум булган. 

Дизель ягулыгы җиде тиенгә кыйммәтләнеп бәясе литры өчен 81,65 сумнан 81,72 сумга кадәр арткан.

Татарстанда бензинның уртача бәясе 1 сум 57 тиенгә арткан – литры 71,34 сумнан 72,91 сумга менгән.

Шулай да Татарстанда ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булып калган. Идел буе федераль округы төбәкләрендә бензинның литры 74,27 сум, АИ-92 – 70,96 сум, АИ-95 – 76,77 сум, АИ-98 һәм аннан да югарырак – 98,93 сум, ә дизель ягулыгы – 83,79 сум.

Россия буенча бензин күрсәтелгән вакыт эчендә 1,7 процентка кыйммәтләнде, литр өчен 75,84 сумнан 77,31 сумга кадәр җитте. Дизель ягулыгы бәясе 1,9 процентка арткан, литры өчен түләү  91,21 сумнан  93,54 сумга кадәр җиткән.  Россиядә бензинга  бәяләр үсеше узган атнада акрынайды, ләкин шактый сизелерлек булып артып өлгерде.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев