Төрлесе

Татарстанда бәйрәм яллары -24 градуска кадәр салкыннар белән башлана

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, юлларда бозлавык

Шимбә көнне, 7 мартта, Татарстанда сизелерлек суытачак. Урыны белән кар явачак, кайбер районнарда буран булуы көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, юлларда бозлавык, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә республика буенча һава температурасы -13...-18 градуска кадәр төшәчәк, аязганда салкыннар -19...-24 градуска кадәр көчәячәк. Көндез -4...-9 градуска кадәр җылыта.

Казанда төнлә термометр баганалары -14...-16 градус күрсәтәчәк, аязганда -18 градуска кадәр суытачак. Көндез шәһәрдә иң югары температура -4...-6 градус тәшкил итәчәк.

ТНВ


Нет комментариев