Татарстанда база станцияләрен урнаштыруны контрольдә тотуны көчәйттеләр
2026 елда электромагнит вәзгыять мониторингы дәвам иттереләчәк
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе чыбыксыз элемтә челтәрләрен актив үстерүгә бәйле рәвештә база станцияләрен урнаштыруны һәм эксплуатацияләүне контрольдә тотуны катгыйландырды.
Төп игътибар элемтә объектлары янында яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итүгә бирелә.
2025 елда ведомство тарафыннан радиоэлектрон чараларны урнаштыру буенча 1,7 меңнән артык проект каралган. Аларның 1,6 меңе уңай санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алган, ә 7% очракта кире кагылган. Белгечләр объектларга 34 профилактик визит үткәрделәр, 48 консультация күрсәттеләр һәм элемтә операторларына хокук бозуларны булдырмау турында 26 кисәтү белдерделәр. Кисәтүләрнең күп өлеше-15е -гражданнарның 295 мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча бирелгән.
Электромагнит вәзгыятьне даими мониторинглау эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Узган ел аккредитацияләнгән лаборатория тарафыннан нурланыш дәрәҗәсен 5 меңгә якын үлчәү үткәрелгән, шул исәптән республиканың эре шәһәрләрендәге 20 адрес буенча 620 тикшеренү. Нормативларны арттыруның 16 очрагы буенча операторларга 5 кисәтү игълан ителде, ә бер база станциясенә карата суд хокук бозуларны бетергәнче эшчәнлекне туктатып тору турында карар чыгарды.
Төзәтү чаралары үткәрелгәннән соң, нурланыш чыгаручыларның куәтен киметүне дә кертеп, барлык күрсәткечләр рөхсәт ителгән иң чик нормаларга туры китерелде. 2026 елда электромагнит вәзгыять мониторингы дәвам иттереләчәк.
НТР-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев