Татарстанда «Ел инновациясе» конкурсы башланды
Узган ел конкурска 228 гариза кергән. Һәм проектка кызыксыну арта бара - анда университетлар, мәктәпләр, тикшеренү коллективлары һәм технологик компанияләр катнаша
Татарстанда җитештерүчеләр ярты миллион сум алырга мөмкин. Республикада «Ел инновациясе» конкурсы старт алды — финанс ярдәменә мәктәп стартаплары да, предприятиеләр командалары да дәгъва итә ала.
Резеда Шиһапова – конкурста «Студентлар стартабы» номинациясендә җиңүче. Ул арка мие җәрәхәте булган кешеләргә ничек тернәкләнергә ярдәм итү проектын эшләде, нәтиҗәлелекне исбатлый торган беренче нәтиҗәләр бар инде.
Бу технология нейроннарның билгеле бер структураларына тәэсир итәргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта препарат арка миенә кертелә, ди конкурста «студентлар стартабы» номинациясендә җиңүче Резеда Шиһапова .
Идеяләр төрле – мәктәп эшләнмәләреннән алып эре компанияләрнең технологик проектларына кадәр. Мәсәлән, КФУның АйТи лицее укучысы Глеб Смородинов кылый күзлелекне дәвалау җайланмасын уйлап тапкан. Мондый инновацион идеяләр – күп.
Владимир Байрон КНИТУ-КХТИ каршындагы сәләтле балалар өчен лицей укучысы биотаркала торган пластикның инновацион составын эшләгән, ул таркалганда әйләнә-тирә мохитне пычратмый. Проект патентлауга әзерләнә. Сәнәгать дәрәҗәсендә гамәлгә кертү өчен карала, дип сөйли Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.
Конкурс биш юнәлешне үз эченә ала. Жюри проектларны төрле критерийлар буенча бәяләячәк — яңа химия технологияләре, нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, биотехнологияләр, медицина һәм кеше сәламәтлеге.
Бездә бу мәгънәдә зур ресурс базасы булдырылган. Республикада физмат проектлар, физхим проектлар гамәлгә ашырыла, алар проект эшчәнлеген, гамәли эшчәнлекне үстерүгә этәргеч бирә, ди Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов.
Узган ел конкурска 228 гариза кергән. Һәм проектка кызыксыну арта бара - анда университетлар, мәктәпләр, тикшеренү коллективлары һәм технологик компанияләр катнаша.
Әлеге проект гамәлгә ашырыла торган мохит мәктәптән, югары уку йортларыннан, үсеш институтларыннан башлана, димәк, әлеге проект эчендә барлык үсеш институтлары да күзәтелә. Бу безнең фишка, ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов .
Конкурста җиңүчеләр финанс ярдәме алачак – биш йөз мең сумга кадәр. Моннан тыш, новаторларга проектларының югары дәрәҗәсен һәм компаниянең инновацион үсеш өлкәсендәге системалы эшен раслый торган дипломнар тапшырылачак.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев