Татарстанда «Күрше» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Узган ел якынча мең ярым гариза килгән
Татарстанда «Күрше Мирас» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Проект җәмәгать пространстволарын һәм ишегалды территорияләрен үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республика шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы инде алты елдан артык гамәлдә һәм хәзер яңа юнәлеш белән тулыландырыла.
"Бүгеннән башлап без гаризалар кабул итү өчен сайтыбызны ачабыз. Шуннан соң эксперт сайлап алу уза", - дип сөйләде ул.
Нагуманова сүзләренчә, узган ел халыктан мең ярымга якын гариза кергән. Нәтиҗәдә 52 проект җиңүче булган.
Татарстан 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев