Татарстанда маркировкаланырга тиеш булмаган һөнәрчелек продукциясе исемлеген расладылар
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Татарстанда һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген расладылар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Маркировкадан азат ителгән һөнәрчеләр ясаган әйберләр исемлегендә беренче чиратта төрле кием-салым әйберләре кертелгән. Сүз, аерым алганда, табигый яки композицион күннән тегелгән кием, трикотаж блузкалар, блузкалар һәм блузоннар, пальто, ярымпальто, накидкалар, плащлар, курткалар (шул исәптән чаңгы курткалары), ветровкалар, штормовкалар, ир-атларның трикотаж күлмәкләре, ясалма мехтан һәм фетрдан тегелгән өске кием, тукылмаган материаллар бар. Шулай ук сеңдерелгән яки өслекле текстиль, трикотаж яки бәйләнгән пальто, куртка, плащ (шул исәптән башлыклы), анорак, ветровка һәм штормовка да әлеге категориягә керә.
Моннан тыш, исемлеккә ир-атлар күлмәкләре, хатын-кызлар блузкалары, шәлләр, шарфлар, кашне, мантильи, вуальләр, галстуклар, күбәләк галстуклар, яулыклар, спорт һәм чаңгы костюмнары (трикотажны да кертеп), костюмнар, комплектлар, пиджаклар, блайзерлар, чалбарлар, комбинезоннар, бриджи, шорты, жакетлар, күлмәкләр, итәкләр һәм чалбар-итәкләр (трикотажны да кертеп), свитерлар, пуловерлар, кардиганнар һәм жилетлар керә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев