Татарстанны газлаштыру схемасын эшләүгә 208 млн сум акча бүлеп бирелде
Әлеге документлар нигезендә торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру программалары төзеләчәк. Эшләрне 2027 елның 31 декабренә кадәр башкарырга кирәк
Татарстанда 20 елга — 2026 елдан 2046 елга кадәр республиканы газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру схемасын эшләү тендеры игълан ителде. Бу максатларга 208,4 миллион сум бүлеп бирелгән.
Подрядчикка 2023-2025 елларга төбәкнең ягулык-энергетика балансын төзергә һәм аның фаразын 2036 елга кадәр яңартырга, шулай ук 2046 елга кадәр газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру схемасын эшләргә кирәк булачак. Республиканың табигый газга фаразлана торган ихтыяҗын тәэмин итү өчен газ транспорты һәм газ бүлү системаларын үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләргә кирәк булачак.
Әлеге документлар нигезендә торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру программалары төзеләчәк. Эшләрне 2027 елның 31 декабренә кадәр башкарырга кирәк.
Новости Татарстан-ТатарстанДа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев