Сак булыгыз, өстегезгә боз сөңгеләре, карлар ишелеп төшмәсен!
Һава торышы гел үзәреп тора: я кар явып суытып җибәрә, я буранлап ала да җебетә башлый. Җиргә кар төшкәч бик куанган идек тә, тик күз алдында эреп юкка чыга бара. Әнә күпкатлы йортлар тирәсеннән үтеп йөрүе куркыныч бүген. Өй кыекларында озын-озын боз сөңгеләре тезелеп киткән. Түбәләрдән кар көртләре төшә. Машиналарыгызны төнгә урамда калдырганда да игътибарлы булыгыз.
Нет комментариев