Тиздән Балтачта этнографик диктант язачаклар
Төрлесе

Тиздән Балтачта этнографик диктант язачаклар

3 ноябрьдә «Зур этнографик диктант» язачаклар

3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Россиянең барлык төбәкләрендә «Зур этнографик диктант» халыкара мәдәни-агарту акциясе узачак. Икенче тапкыр Россия халкы үзенең этнографик грамоталылыгын тикшерә алачак.

Быел әлеге диктант халыкара статус  алды, шунлыктан үзләренең белемнәрен россиялеләр генә түгел, ә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә алачак.

Нәтиҗә 12 декабрьдә - Россия Конституциясе көнендә ясала.

Искәрмә: 2016 елда “Зур этнографик диктантын” 90 меңләп кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан. Диктант язучылардан иң яше - Ульян өлкәсеннән 12 яшьлек кыз бала, иң өлкәне Мордовиядән 80 яшьлек ир-ат булган.
Ил күләмендә алганда, диктантның уртача бәяләү билгесе 100 мөмкин булган баллдан  54 булган. 2016 елда Татарстаннан 100 кеше диктант язган.

 

Резеда Зарипова фотосы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


этнографик диктант

Нет комментариев