Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Түбән Камада кошчылык фабрикасы һәм торак комплекс төзелешен 4,5 млрд сумга хупладылар

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ришат Сәхипгәрәев Каенлы авыл җирлеге территориясендә йомырка фабрикасы төзиячәк

Татарстанның Түбән Кама районы Инвестицион советы инвестицияләрнең гомуми күләме 4,5 млрд сум булган ике яңа проектны хуплады.

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ришат Сәхипгәрәев Каенлы авыл җирлеге территориясендә йомырка фабрикасы төзиячәк. Продукт «Түбән Кама йомыркасы» исемен алачак.

Предприятие тәүлегенә 150 000 гә кадәр йомырка чыгарырга планлаштыра. Якынча 30 эш урыны булдырылачак. Район башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, эре сатып алучылар белән килешүләр бар инде.

Икенче проект – Урман һәм Мурадьян урамнары киселешендә, «Кояшлы алан» паркы каршында урнашкан торак комплекс. 

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш