Түбән Камада трамвайларны масштаблы модернизацияләү башланды
Модернизация трамвайның хезмәт итү вакытын 15 елга арттырды, шул ук вакытта эш бәясе яңа трамвай сатып алуга караганда ике тапкырга кимрәк
Түбән Камада 60 еллык юбилей хөрмәтенә трамвайларга капиталь ремонт башланды, беренче модернизацияләнгән вагон рейска 1 майда чыгачак, хәзер ул тест уза.
«Усть-Катав вагон төзү заводы»нда җитештерелгән трамвайга капиталь ремонт «БКМ Сибирь» Россия-Белоруссия компаниясе белән берлектә «Горэлектротранспорт» базасында башкарылган, дип сөйләде шәһәр башлыгы җитәкчеләрнең атналык планеркасында.
Модернизацияләнгән трамвайда салон тулысынча яңартылган, климат-контроль җиһазландырылган, ерактан керү мөмкинлеге булган видеокүзәтү, кондукторсыз түләү, светодиодлы оптика урнаштырылган, ишекләр антизажатие системасы белән җиһазландырылган. Шулай ук машина йөртүченең эш урынындагы шартлар да яхшыртылган.
Модернизация трамвайның хезмәт итү вакытын 15 елга арттырды, шул ук вакытта эш бәясе яңа трамвай сатып алуга караганда ике тапкырга кимрәк.
НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев