Уяу булыйк!
Барысы да Яңа ел чыршыларын җыярга тырыша
Яңа ел якынлашканда, бәйрәмгә әзерлек белән күңелле мәшәкатьләр башлана. Барысы да Яңа ел чыршыларын җыярга тырыша. Әмма быел республикабызда урнашкан аномаль җылы һава торышының Яңа ел чыршылары ияләре өчен күңелле булмаган сюрприз китерергә мөмкинлеген онытырга ярамый. Җылы көннәрдә Чыршы мыеклары (еловые усачи), башка корткыч коңгызлар активлаша ала. Алар чыршы белән бергә торакка эләгәләр һәм таралу территориясен табалар. Коңгызлар һәм мыеклылар агач конструкцияләргә зыян китерергә мөмкиннәр. Чыршыны сатып алыр алдыннан әлеге товарның фитосанитар хәле турында документ таләп итәргә кирәк (фитосанитар контроль акты), уяу булыгыз һәм күңелсезлекләр сезне читләтеп үтсен.
Мөдәрис Фәттахов,
Татарстан Республикасынын Россельхознадзор белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев