Урта Көшкәт авылында яшәүче Мария һәм Константин Николаевлар турында авылдашлары гына түгел, күрше авыл кешеләре дә яхшы белә.
Урта уллары Дмитрий Удмурт дәүләт университетын тәмамлый. Узган ел җәй аны Кораллы көчләр сафына алалар. Бүгенге көндә Пенза шәһәрендә хезмәт итә. Әти-әнисе сүзләреннән күренгәнчә, солдат хәрби хезмәт авырлыкларыннан зарланмый.
Сүз дә юк, әгәр өч улың да тыныч тормыш сагында торалар икән, бу әти-әни өчен бик зур горурлык. Ләкин икенче яктан бу җаваплылык, кайгырту һәм йокысыз төннәр дә. Шуңа күрә Мария һәм Константинга сабырлык, сәламәтлек һәм уллары белән зарыгып көтелгән очрашу телим. Еллар тыныч, уллары таза-сау булсын һәм тизрәк әти-әниләре янына туган йортларына кайтсыннар.
Нет комментариев