Хушлашу сүзе
Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, 30 елдан артык спорт яңалыкларын дөньяга түкми-чәчми җиткереп барган Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллин 70 яшен дә тутырмыйча бакыйлыкка күчте.
Нурзада Сәмигуллин 1956 елның 3 августында Ор авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесында белем ала. Яшь белгеч хезмәт юлын туган тел укытучысы буларак башлый. Балтач урта мәктәбендә комсомол секретаре була, аннан Пыжмара мәктәбендә укыта. 1979 елда район коммуналь хуҗалыкта участок җитәкчесе итеп билгеләнә. 1987 елда «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте җитәкчесе вазифасына сайлана. «Сәламәт бала, сәламәт гаилә, сәламәт авыл» программасы буенча авыл халкы, бигрәк тә район яшьләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Балтач районының спорт өлкәсендә һәрвакыт алдынгы урыннарда торуында Нурзада Сәмигуллинның да өлеше зур булды.
1994 елдан Нурзада Гәрәй улы Балтач район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә экологик тәрбия бирү буенча методисты булып эшләде. Шул елларда районның «Романтик» ял лагере җитәкчесе булды. Лаеклы ялга чыгар алдыннан Балтач спорт мәктәбендә тырышып хезмәт куйды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә инструктор-методист булып эшләгән чорында районыбыз халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалады. Балтач муниципаль районының Көрәш федерациясе әгъзасы, 30 елдан артык барлык ярышларда секретарь вазифасын башкарды. Берничә мәртәбә Татарстан Республикасының «Көрәш» милли көрәш федерациясе дипломнары белән бүләкләнде. Ике дистә елга якын республикада иң яхшы спорт журналисты булды һәм «ТРның иң яхшы спорт журналисты» дипломнары белән бүләкләнде.
Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре», «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, Бөтенрәсәй күргәзмәләр үзәгенең «Лауреат» медале һәм бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау таныклары иясе Нурзада Гәрәй улы гомере буе мәгариф, спорт, журналистика, балаларны тәрбияләү белән бәйле өлкәләрдә эшләп, аларның һәркайсында үз эзен калдыра алды.
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, кызының, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез
Р. Р. Нотфуллин, А. Ф. Хәйретдинов, Н. Н. Сабирҗанов, Галимуллин И. С., Гайнетдинов И. Ф., Хаҗиев Х.Ә., Г. С. Мөхәммәтшин, Михайлов Р. Т., Шәрипов Ф. Э., Әхмәдиев Ф. Г., Зәкиев В. М., Мөхәрләмов Р. К., Салихҗанов Р. Х.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев