Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Хушлашу сүзе

Күңелләрдә әйтеп аңлата алмаслык тирән бушлык, кара сагыш...

Бу юлларны ак кәгазьгә төшерү гаять авыр, әмма язмыйча да мөмкин түгел. Табигать үзенең барлык бизәкләрен яңартып, тирә-якка нур өләшкән җәйдә районыбызның ихтирамлы шәхесе, үзенең тормыш юлы белән сабырлык һәм пөхтәлек, җаваплылык, таләпчәнлек үрнәге булган Тәнзилә Готыф кызы арабыздан китте.
Гыйлмуллина Тәнзилә 1961 елның 26 февралендә күрше Арча районы Хәсәншәех авылында туган.
1976 елда туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, урта белемне Кенә мәктәбендә ала. 1978-1983 елларда ул Казан авыл хуҗалыгы институтның икътисад факультетында укый, авыл хуҗалыгы оештыру-икътисадчысы белгечлеге буенча Балтач районына эшкә җибәрелә.
Яшь белгеч туган авылыннан ерак булмаган Карадуганга, ул вакытта әле Калинин исемендәге колхоз дип йөртелгән хуҗалыкка билгеләнә. Шул вакыттан алып, ул 43 ел буе шушы хуҗалыкның алыштыргысыз баш икътисадчысы булып эшләде. «Игенче» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының (Калинин исемендәге колхозның заманча исеме) районның икътисади яктан иң тотрыклы хуҗалыкларның берсе булып эшләвендә аның өлеше зур. Районның иң яшы икътисадчысы исеменә лаек булу, югары оешма җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнү, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелү, хезмәтенең Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнүе аның төпле белгеч, үз эшенә гаять җаваплы  караучы шәхес икәнлеген раслый. Үзгәртеп кору, аннан соңгы үзгәрешләр чорында җитештерүнең отышлы итеп оештыруның икътисади нигезләрен үзгә итеп булдыру, хезмәткә түләүнең яңача алымнарын куллану буенча бу хуҗалыкта берсе артыннан берсе узган район, республика укулары, семинарлары Готыф кызы Тәнзиләнең тырыш, үз эшенең остасы икәнлеген күрсәтә.
Укытучы гаиләсендә бишенче, төпчек бала булып дөньяга килүе, әтисенең фикер төплелеген, әнисенең кешеләргә булган ихтирамлы, ягымлы сыйфатларын үзендә тагын да үстереп, абый-апаларның кайгыртуын тоеп, гомере буе  миһербанлы, кешелекле икәнен күпертмичә,  гади генә,  сабыр булып яшәде. Ул булганына шөкер итүче, һәркемгә акыллы киңәше, төпле фикере белән ярдәмгә килергә әзер торды.
Күңелендәге әти-әнигә булган изге хисләре һәркөн өйләренә барып хәлләрен белү, бетмәс-төкәнмәс хуҗалык эшләрендә булышу, аларны, бигрәк тә 100 яшен тутыручы әнисе Сара апаны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, хәер-фатихаларын алып мәңгелеккә озату зур рухи көч сорагандыр. Әмма ул үзе сызланса да, белгертмәде.
Тормышның авыр чакларында, яныңда кырык елдан артык бергә гомер кичергән  тормыш иптәше Әнәс улы Раиф, кызы – йөрәк парәсе Гүзәлия булды. Кызы гаилә корып, оныклар бүләк иткәч, аларны кулга алып ярату бәхете дә насыйп булды. Кызганыч, бу шатлыклы вакытлар кыска булды. Әмма һәр кешене якын итүең, киң күңелле, ярдәмчел була белүең  безнең өчен гомерлеккә үрнәк. 
Хуш, Тәнзилә Готыф кызы! Авыр туфрагың җиңел, каберең нурлы, урыннарың фирдәвес җәннәтендә булсын!


Балтач район Советы, район башкарма комитеты, «Игенче» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы мәрхүмәнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша, күркәм сабырлыклар тели. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу сүзе