«Хыял» яшьләр үзәге коллективына мастер-класс өчен зур рәхмәт
Мастер-класс барышында катнашучыларның барысы да — кечедән алып олысына кадәр — канатлы дуслар өчен матур һәм уңайлы сыерчык оялары ясадылар. Шунысын әйтергә кирәк, мастер-класста балалар белән әтиләр генә түгел, әниләр дә катнашты.
Бу чара — табигатьне кайгырту һәм яшь буынны экологик тәрбиягә өйрәтү өчен зур адым.
«Хыял» яшьләр үзәге коллективына мастер-класс өчен зур рәхмәт. Мондый чаралар балалар белән вакытны файдалы үткәрүдән тыш, һөнәргә дә өйрәтә.
Нет комментариев