Янгыннан 4 яшьлек балалары гына коткарылган
Төрлесе

Янгыннан 4 яшьлек балалары гына коткарылган

28 ноябрьдә кичке сәгать 6да Зәй районының Иске Тәкмәк авылындагы агач йортта янгын чыгу турында хәбәр алынган.

Кызганычка каршы, әлеге янгын 3 кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган. Янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ут тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана, әлегә тикшерү эше бара.

Янгын чыккан мәлдә йортта йоклап ятучыларның берсе өлкән кеше төтен исенә уянып, өйдән баланы алып чыгып өлгерә. Ә калганнар уяна алмыйча янып үлә. Вафат булучылар - 1981 елгы йорт хуҗасы, аның бергә яшәүче 1992 елгы хатыны һәм 1953 елгы күрше ир-ат. Ут эченнән алып чыгылган 4 яшьлек бала янып үлгән хатын-кызныкы була.

Чыганак: http://matbugat.ru
Фото: http://deita.ru


250

Нет комментариев