Яшен дип кенә карама
Төрлесе

Яшен дип кенә карама

Яшен Әтнә районында бер ирне сугып үтергән, дигән хәбәрдән янә сагаеп калдык.

Юкса, яшеннән әллә ни курыкмыйбыз. Шүрләгәннәрдән көләбез генә. Ә менә куркырга кирәк. Бер елны Карадуган авылында да яшен гаиләле бер ирнең гомерен өзгән иде. Анысы мәчет манарасына менгән җирдән мәрхүм булды. Бу җәйлектә генә дә бәйдәге сыер-бозауларны сукканлыгы ишетелде. Беркөнге давыл вакытында да республикада зыян күрүчеләр булган. Табигатьне белеп булмый, алга таба да мондый һава шартлары көтелергә мөмкин. Шуңа күрә жил-давылдан үзебез дә сакланыйк, якыннарыбызны да саклыйк, ә яшеннәрдән качыйк.

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=молния&img_url=http%3A%2F%2Fwww.mukachevo.net%2FContent%2Fimg%


250

Нет комментариев