Татарстан Республикасының Минзәлә районында Ык елгасыннан батып үлгән 3 балыкчының гәүдәсен су өстенә табып чыгардылар.
Республиканың гәдаттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр иткәнчә, иртән, 8 сәгать 20 минутта 5 балыкчы утырган УАЗ автомашинасы боз өстеннән барганда кинәт боз астына китә. Бары 2 кеше генә баткан машинадан үзләре йөзеп чыга алганнар. 1960 һәм 1957 елда туган ир-атлар һәм 2001 елгы малай су астында кала. Бары көндезге сәгать 12дә генә Яр Чаллы шәһәреннән килгән 4 водолаз үле гәүдәләрне табып өскә чыгара алганнар.
Фото: http://mobile.newsru.com/russia/19jan2006/dtp.html
Нет комментариев