Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Зелпе өлгерде

Зелпенең җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча

Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була. Җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча.

Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Кайнатма ясар өчен кирәк булачак: 1 килограмм зелпе җиләге, 1 килограмм шикәр комы.

Зелпене яхшылап юабыз, чиста чүпрәккә җәеп бераз корытабыз. Соңыннан җиләкләрне эмаль савытка салып, тукмак белән изәбез һәм шикәр комы салабыз. Яхшылап болгаткач, газка куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 1-2 минут кайнатып алабыз. Стерильләштергән банкаларга салып, ябып куябыз.

Шулай ук блендер аша гына чыгарып, шикәр комы белән туглап, савытларга салып морозилкага да куярга була. Бу очракта кайнатып тору кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зелпе