Зөмәрия Заһретдинова: «Әниемнең истәлекләрен кадерләп саклыйм, хатирәләрен күңелемнән җуймыйм»
Әнием 1998 елның 23 октябрендә вафат булды
Минем әнием Нәбиева Камәрия Нәҗип кызы 1931 елның 1 мартында Балтач районының Смәел авылында туган. Башлангыч һәм 7 класс белемне Смәел җидееллык мәктәбендә алган. Смәел җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чепья урта мәктәбенең 8 классына укырга килгән. Ике ара 12 километр. Һәркөн сәгать иртәнге 5тән мәктәпкә китәргә кирәк. Дәрескә соңга калырга ярамый. Ул вакытларда аякта тула оек белән чабата. Дәресләр беткәч тагын кайтып, төне буе дәрес хәзерләргә кирәк. Чөнки бу сугыштан соңгы беренче ел – 1946 ел була.
Чепья мәктәбендә аз гына укучыга җитәрлек кечкенә интернат була, анда әтиләре сугышта үлгән ятим балалар тора. Чепьяга 8 бала йөри башласа да, соңыннан 2 бала гына кала. Шуннан соң алар Чепьядан 3 километр читтә урнашкан Иске Чепья авылында квартирага урнашалар. Квартира хуҗасының ягарга утыны булмый. Әнием сабакташы белән укудан кайткач өйгә ягу өчен урманнан чыбык-чабык ташый. Ә кичен пыяласыз “сукыр” лампа яктысында дәрес хәзерлиләр. Пыяласын куйсаң керосин күп китә. 8-9 классларда шушы квартирада торып укыйлар. Никадәр кыен булса да, укуга булган теләк сүрелми.
10 класста укыганда Чепья авылының үзендә бер квартирага урнаша алалар. Монда да көндезләрен хуҗа кешегә эшләшергә, булышырга, торган өчен акчасын түләргә (утын, керосин, яшәгән өчен) кирәк була. Шулай итеп, Смәел мәктәбеннән 2 укучы Чепья урта мәктәбенең татар телендәге 1 чыгарылыш 10 классын 1949 елда тәмамлап, өлгереш аттестаты алалар.
Бу елларда мәктәптә математика укытучылары кадерле була. Шуңа күрә, 10 классны математикадан 4-5 билгеләренә тәмаулаучыларны ( шул исәптән әниемне дә) Чепья районы мәгариф бүлеге мәктәпләргә математика укытучылары итеп җибәрәләр. Әниемнең 3 апасы да укытучы булгангамы, әллә үзен укыткан укытучыларны бик яраткангамы, аңарда укытучы теләге зур була. Аны РОНО (мөдире Зөбәер Юнысов) Смәел 7 еллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгели. Ул вакытта укучылар әниемнән берничә яшькә генә кече. Ә әнием яшь, тәҗрибәсе дә юк. Аңа дәрес биргәндә, балалар тавышланырлар кебек тоела. Һәм ул РОНОга барып, беренче елында башка авылга билгеләүләрен сорый. Аны Сәрдек башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр.
1949-1950 уку елын тәмамлагач, Казан педагогик училищесына читтән торып укырга кереп, 1951 елда экстерно тулы курсны тәмамлап, диплом ала. Ләкин математика укытучылары җитмәү сәбәпле, әниемне кабат мәртәбә, шушы ук Сәрдек җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Һәм ул, шушы елда, Бөгелмә укытучылар институты каршында оештырылган математика курсында укып, белемен күтәрә. 10 ел математика укыта. Тормышка чыгу сәбәпле, әниемнең югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге булмый, ул кабат мәртәбә башлангыч класс укытучысы итеп калдыруларын сорый. Шулай итеп, 1960 елдан алып кабат башлангыч класс балаларын укыта. 1969 елга кадәр 2 класс белән берьюлы эшли.
1969-1970 уку елында Сәрдек сигезьеллык мәктәбе башлангыч мәктәп итеп калдырылгач, мәктәп директоры итеп билгеләнә. Яңа программага күчкәч, әнием 3 класс белән берьюлы эшли башлый. Һәр 5 ел саен белем күтәрү курсларында укып бара. Әнием күп еллар белем җәмгыяте әгъзасы, авыл советы депутаты, авыл советының “Культура-агарту, сәламәтлек саклау, сәүдә” комиссиясе рәисе, Сәрдек авыл комитеты секретаре, пропагандисты була. Ул үзенең эшчәнлеге дәверендә күп мәртәбәләр мактау һәм төрле бүләкләргә лаек була. Әнием 1986 елның 1 мартында лаеклы ялга чыга. Ялга чыккач та ике ел балаларга белем бирә.
Әнием 1998 елның 23 октябрендә вафат булды. Авылда бик хөрмәтле кеше иде. Әниемнең истәлекләрен кадерләп саклыйм, хатирәләрен күңелемнән җуймыйм. Искә алуым да мәрхүмә әниемә дога булып барып ирешсен, рухын шат кылсын иде.
Зөмәрия Заһретдинова,
Сәрдек-Балтач
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев