Озакламый үзәк китапханәдә шагыйрәнең иҗат кичәсе булачак.
8 нче ноябрьдә район халкының яраткан шагыйрәсе Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның 70 яшьлек юбилее. Шигырьләре белән күңелләргә үтеп кергән Мәгъмүрә апа тагын яңа шигырьләр язган. "Яңа шигырьләре искиткеч", - ди шагыйрә Чулпан Габделганиева.
Юбилее уңаеннан, район үзәк китапханәсе шагыйрәнең иҗат кичәсен уздырырга планлаштыра.
Фотода Мәгъмүрә апа Норма урта мәктәбендә яшь каләм ияләре белән очрашуда.
Нет комментариев