Урманнарны янгыннан саклыйк!
Ачык кырда, басуда яндыру да рөхсәт ителми.
Хөрмәтле райондашлар! Татарстан Республикасы хөкүмәтенең игълан ителгән махсус карары нигезендә агымдагы елның 6 апреленнән 31 октябрьгә кадәр ара янгын куркынычы көчле булган вакыт, дип игълан ителде. Бу шартларда урманда, бигрәк тә ылыслы агачлар үскән җирләрдә учаклар ягу катгый тыела. Шулай ук агач-ботакларны, коры үләнне, саламны урманда гына түгел, ачык кырда, басуда яндыру да рөхсәт ителми.
Россия Административ хокук бозулар кодексы нигезендә шәхси затларга 3-4 мең сум, юридик затларга 150-250 мең сум һәм вазифаи затларга 15-25 мең сумга кадәр штрафлар каралган, РФ җинаять кодексы нигезендә җинаять җаваплылыгына тарту да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев