Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Куныр китапханәсендә укытучылар очрашкан (фото)

Укытучылар династиясенең хезмәт еллары 366 ел!!

Укытучы- дөньяны танырга,  яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул. Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балалары һәм үсмер чоры белән бәйләнгән.

Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышта озатып, соңгы кыңгырау чынлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Никадәр сабырлык, түземлек сорый укытучы хезмәте.

Шушындый хөрмәтле укытучыларыбыз, Әхмәтвәли абый балалары, оныклары, киленнәре, кияүләре - Рәшитова Наилә апа Камил кызы, Нәҗипова Гөлчәчәк Фәрит кызы, Фәйзрахманов Фердинад абый Фәйзелзак улы, Гөлфия апа Шәфигулла кызы, Мирхәйдәр Фәйзи музее директоры Рәшитов Фәрхәт Фатыйх улы катнашында "Алар һәрберебезнең күңелеңдә" дигән очрашу үткәрелде.

Бу  укытучылар династиясенең хезмәт еллары 366 ел!!! Бүгенге көндә аларның эшенә балалары, оныклары - Фәйзрахманов Радик, Венера, Нәҗипова Гөлчәчәк башкара. Укытучыларыбыз ничек бу һөнәрне сайлаган, ул вакыттагы укулар, балалар нинди булган, истәлек фотолары белән уртаклаштылар, балаларга киңәшләрен бирделәр. Бик күп истәлекләрне, тарихын белүче Фәрхәт абыйлары нәселләре турында сөйләде. 

Очрашуга Куныр урта мәктәбе укучылары,авыл җирлеге  башлыгы Егоров Руслан Олегович та чакырылды. Безне, безнең балаларны, әти-әниләрне укыткан хөрмәтле укытучылар Рәшитов Фатыйх абый, Кәримә апа, Фәрит абыйларны хөрмәт белән искә алу алар рухына дога булып барсын.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев