36 яшьлек хатын-кыз могҗиза белән исән калган
Зыян күрүченең шушы йортта яшәве ачыкланган, әмма ире белән арасында тавышлану булу-булмавы турында төгәл мәгълүмат юк
Казанның Адоратский урамында булган фаҗигале хәл турында хәбәр ителде. 36 яшьлек хатын-кыз, күпкатлы йортның икенче катындагы тәрәзәдән егылып, могҗиза белән исән калган. Шаһитларның сөйләвенә караганда, аның ире аны тотып калырга тырышкан, ләкин, кызганычка каршы, өлгермәгән, дип яза Ватаным Татарстан.
Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аның башына зыян килгән һәм тәнендә сынган урыннары да бар.
Зыян күрүченең шушы йортта яшәве ачыкланган, әмма ире белән арасында тавышлану булу-булмавы турында төгәл мәгълүмат юк. Хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү эшләре башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев