Арчада булган юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланган...
Машинада барлык документлар, ачкычлар, паспорт һәм машина йөртү таныклыгы булган
Алдагы язмада әлеге юл һәлакәте турында язган идек инде.
2 декабрь сәгать 6:15 тирәсендә Арча районы Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә «ГЛОНАСС+112» операторы аша хәбәр килә: йорт янындагы гараждан Kia Carnival автомобиле урлап чыгалар. Машинада барлык документлар, ачкычлар, паспорт һәм машина йөртү таныклыгы булган.
ДПС экипажы оператив эзләү чараларын башлый һәм 8:30лар тирәсендә югалган автомобильне М-7 «Волга» федераль трассасының 68нче чакрымында күреп ала. Машина Арча юнәлешендә хәрәкәт иткән һәм полиция таләбенә буйсынмыйча, туктарга омтылмаган.
Куып бару вакытында Лада Гранта йөртүчесе махсус төсләрдәге схемалары һәм эшләп торган маяклары булган патруль машинасына юл бирми. Шул сәбәпле ул полициянең LADA XRAY хезмәт машинасы белән бәрелешә.
ДПС экипажы кууын дәвам итә һәм сәгать 9лар тирәсендә урланган Kia Carnival юл кырыена төшеп киткәнен ачыклый. Машина йөртүчесе качарга теләсә дә, полиция хезмәткәрләре аны тоткарлый дип языла «Арча хәбәрләре»ндә.
Хәзер бу очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев