Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Балалар агулануы турындагы хәбәрдән соң Роспотребнадзор белгечләре килгән

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүмат алуга, лаборатор тикшеренүләр өчен үрнәкләр алып сәбәпләрне ачыклау өчен, кичекмәстән белгечләр җибәрде

Татарстанның Лаеш районындагы «Инноватика» лицеена мәктәп укучыларының күпләп агулануы турындагы хәбәрләрдән соң Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) белгечләре барган.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүмат алуга, лаборатор тикшеренүләр өчен үрнәкләр алып сәбәпләрне ачыклау өчен, кичекмәстән белгечләр җибәрде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га санитария ведомствосында.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, укучыларның агулануы турындагы мәгълүматны ТР Лаеш районы прокуратурасы тикшерә башлаган. Соңрак Тикшерү комитетының «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуы билгеле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев