Бер балага хуҗасыз этләр ташланган. 9 яшьлек бала хастаханәдә
Хәвеф-хәтәр

Бер балага хуҗасыз этләр ташланган. 9 яшьлек бала хастаханәдә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуҗасыз этләр белән эшне көчәйтергә боерды

«Яшьләр» автобус тукталышында, Васильево поселогына кергәндә, күзәтүчесез этләр төркеме 9 яшьлек кызга һөҗүм иткән, дип яза «Шәһри Казан».

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 238 маддәсенең 2 өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү), РФ ҖК 293 маддәсенең 2 өлеше (ваемсызлык) буенча җинаять эше кузгатылган. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуҗасыз этләр белән эшне көчәйтергә боерды.

 


Нет комментариев