Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Бер тәүлектә Татарстанда алты янгын булган

Узган тәүлектә су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән.

7 февральдә Татарстанның Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре алты янгынга җавап биргән, шуларның дүртесе торак секторында булган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр ялган чакырулар буенча сигез тапкыр чыкканнар һәм ике тапкыр башка хезмәтләр белән хезмәттәшлеккә җәлеп ителгәннәр. Тагын дүрт чыгу юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле иде.

Узган тәүлектә су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән. 8 февральгә Татарстанда болытлы һава көтелә. Синоптиклар аерым районнарда көчле кар һәм буран турында кисәтә. Көньяк җиле, төньяк-көнчыгышка күчеп, 6-11 м/с тизлек белән исәчәк, урыны белән тизлек 14 м/с ка җитәчәк.

Вести-Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев