Фаҗига: кулдан ясалган очкыч һәлакәткә юлыккан
Хәвеф-хәтәр

Фаҗига: кулдан ясалган очкыч һәлакәткә юлыккан

Арча районы Казанбаш авылы янында фаҗига килеп чыккан

Биредә кулдан ясалган үтә җиңел моторлы һава судносы егылып төшү аркасында 57 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Һәлакәт кырда булган. Урынга килгән коткаручылар ир-атның үлемен билгеләгәннәр.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эше бара. Тикшерүчеләр очкычның ни өчен идарәне югалтуы һәм җиргә килеп төшүе турындагы сорауларга җавап эзли.


очкыч Арча районы Казанбаш

Нет комментариев