Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Газ белән агуланганнар, ике бала хастаханәгә китерелгән

Татарстанда ял көннәрендә газ белән бәйле берничә гадәттән тыш хәл булган

«Татар-информ»га ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, якшәмбе иртәсендә Нурлатта ике бала, шулай ук 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат газ белән агуланган. Вентиляцияне тикшергәндә төтен чыгара торган торбада күгәрчен тапканнар. Балалар хастаханәгә озатылган.

Берничә көн элек Чистай кешесе дә газ белән агуланып хастаханәгә озатылган булган. Билгеле булганча, ул плитә янына килгән, газны ачкан, әмма бу вакытта аның йөрәк өянәге башланган һәм конфоркага ут кабызырга өлгермәгән.

Шулай ук ялларда газ чыгу белән бәйле биш очрак теркәлгән. Аларның икесе Казанда һәм тагын өчесе Биектау районында булган.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә, Нурлаттагы вакыйгага аерым игътибар биреләчәк. Газ белән тәэмин итү туктатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев