Ярамаган урында тимер юл аркылы чыккан хатын-кызны поезд бәрдергән
Хәвеф-хәтәр

Ярамаган урында тимер юл аркылы чыккан хатын-кызны поезд бәрдергән

Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яраланган хатын-кыз үлгән

Якшәмбе көнне Арча – Коркачык станцияләре арасында 852 километрда фаҗига булган. Ярамаган урында тимер юл аркылы чыккан хатын-кызны шәһәр яны поезды бәрдергән. Бу хакта Татар-информ яза.

Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яраланган хатын-кыз үлгән.

Тикшерүчеләр тимер юл транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу турында маддә буенча тикшерү башлаган.

 


Нет комментариев