Көймәдә бәлагә очраган өч кешене коткарганнар
Зыян күрүчеләр ярга якынрак йөзеп килеп, куак ботакларына ябышып торганнар
Бъген иртәнге сәгать дүрттә Татарстанның Чистай районы Кызылъяр торак пункты тирәсендә Камада көймәдәге өч пассажир, шул исәптән бер бала да бәлагә юлыккан, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте диелә әлеге хәбәрдә.
Ведомство мәгълүматларынча, зыян күрүчеләр ярга якынрак йөзеп килеп, куак ботакларына ябышып торганнар.
“Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чистай бүлеге инспекторлары кичекмәстән ярдәмгә ашыкты, бәлагә юлыккан кешеләрне табып, яр буена алып чыкты. Аларның барысы да коткару жилетларыннан булганга күрә, берсе дә зыян күрмәгән”, — диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәрендә.
Бәлагә таручыларның барысы да коткару жилетларында булганга күрә, зыян күрмәгәннәр. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев