Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Котыру авыруы чыгуга бәйле карантин кертелде

Карантин инфекция чыгу урыныннан 500 метр радиуста гамәлдә

Казанның Мәскәү районында Ш.Усманов урамында котыру буенча карантин керттеләр, дип яза «Татар-информ».

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә шәһәрнең Мәскәү районында котырудан йорт эте үлүе турында хәбәр ителгән иде. Шаһитлар әйтүенчә, бу хәлдән соң ветеринария хезмәте анда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәргән һәм йорт хайваннарына прививка ясаган.

«Терлекләрдә котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән чикләү чаралары (карантин) билгеләнде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.

Карантин инфекция чыгу урыныннан 500 метр радиуста гамәлдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев